Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида «Лениногорская звезда» муниципаль конкурсының I нче туры узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда «Лениногорская звезда» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты муниципаль конкурсының беренче туры узды.

Конкурс традицион рәвештә «Хореография», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» һәм «Конферанс» номинацияләре буенча уза. Барлыгы 80нән артык гариза бирелеп, 150гә якын катнашучы булды.

«Лениногорская звезда» муниципаль конкурсы шәһәрдә 1999 елдан бирле ел саен үткәрелә. Конкурсны оештыручысы Илсөяр Федюкевич Мәдәният сараенда балалар белән эшләү буенча белгеч. 

Жюри әгъзасы «Лениногорск-информ» җитәкчесе Әнисә Мельникова әйтеп узганча, катнашучылар арасында «Лениногорские вести» сайтында һәм социаль челтәрләрендә «Таланты и поклонники» номинациясе буенча аерым тавыш бирү булачак. Күзәтеп барыгыз. 

Конкурсның йомгаклау туры 2024 елның 21 гыйнварында узачак. Катнашучыларның барысына да җиңү телибез.

Фото һәм мәгълүмат Мәдәният идарәсенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев