Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида сүз бәйгесе осталары кемнәр? Язмага күз салыгыз

13 нче мәктәптә традиция буларак "Әниләрне олыларга онытмыйк"зональ сүз бәйгесе булып узды.Ул һәр елны бик матур үтә.Без бу бәйрәмне көтеп алабыз.Быел мин жюри әгъзасы буларак катнаштым.Ә иң-иңнәрен сайларга бик кыен шул. Шуңа алты номинациядә 10 балл белән бәяләнде.Укучылар бик тырышкан. Башка елларга караганда татар телендә сөйләү кыенлашкан. Бу шәһәр мәктәпләре...

13 нче мәктәптә традиция буларак "Әниләрне олыларга онытмыйк"зональ сүз бәйгесе булып узды.Ул һәр елны бик матур үтә.Без бу бәйрәмне көтеп алабыз.Быел мин жюри әгъзасы буларак катнаштым.Ә иң-иңнәрен сайларга бик кыен шул. Шуңа алты номинациядә 10 балл белән бәяләнде.Укучылар бик тырышкан. Башка елларга караганда татар телендә сөйләү кыенлашкан. Бу шәһәр мәктәпләре арасында бик сизелә. Ә менә Тимәштән Алсу Билалова, Әдилә Гайнетдинова, Румия Гәлләмова, Кирлегәчтән Магизянов Ильшат һәм Азат,Зәй-Каратайдан Ахметзянова Ризидәләрнең татар телләре бик матур.Аларны киләчәктә яхшырак әзерләнеп,татар теленең нинди матур икәнен башкаларга да үрнәк итеп күрсәтерсез дип ышанам. Урмышлыдан Локманова Лиана,Хисамова Эльмиралар нинди бәйге булса да,ерактан ук киләләр.Чөнки алар җиңәбез дип үзләренә ышаналар.Дөрестән дә кызлар бик талантлы!Хәтта авылда эшлисе килеп китте.Эх минэйтэм йөрәкләреннән чыгып сөйлиләр бит!-дим.Алар бәйгедә 5-6 нчы сыйныфлар арасында 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. 3нче дәрәҗә диплом 12 лицей укучысы Мухаметханова Ригина һәм беренче дәрәҗә дипломны сайлаган шигырен дөрес итеп тамашачыга тапшыра белүе өчен,Чкалов мәктәбе укучысы-Газизова Әдилә яулады.7нче 8 нче сыйныфлар арасында 3 нче урын-5 мәктәптән Хаева Язгөл,2 урын-11нче мәктәптән Рахматуллина Ильвина,1 нче урынныБөгелмә шәһәреннән килгән Маннапова Ләйсән алды.аңа тиңнәр юк иде.Тагын бер укучы 4 нче мәктәптән Мортазина Алсуның сөйләвен бик ошаттылар.Урын алу өчен әз генә балл җитеп бетмәде.Киләчәктә тагын да әзерләнеп килер дип уйлыйбыз.
Төрле номинацияләрдә 5 укучы диплом белән бүләкләнде.Алар-Түбән чыршылыдан Вафина Гольнара,Кирлегәчтән-Маһизянов Ильшат,7 нче мәктәптән Ахметзянов Айдар,2 нче мәктәптән- Миняҗев Дамир, !3 нче мәктәптән Юнусов Ильнурлар.
Бәйрәмне бик матур итеп,13 мәктәп укучылары һәм укытучылары-Римма Габдрашитовна,Ләйсәния Ибраһимовна,Гүзәл Әкъдәсовна әзерләгәннәр.Татар теленә балаларда мәхәббәт уятуда аларның өлеше зур.Рәхмәт сезгә! Ә инде кичәне тагын да ямьләндерүче 11 нче гимназиянең "Энҗе бөртекләре "иҗат коллективы иде.Биеделәр дә җырладылар да алар.
Балалар барыгыз да бик матур сөйләдегез,ләкин бәйге булгач,җиңүчеләр дә җиңелүчеләр дә була инде.Тырышыгыз,татар телендә шигырьләр бик матур алар!Күбрәк ятлагыз.

Зөмәрә Шәрәпова




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев