Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида театр түгәрәгенә йөрүче балалар спектакль куйды (ФОТОЛАР)

Мәдәният сараенда балалар өчен спектакльләр күрсәтелде.

Россиядә Театр елы уңаеннан, "Айсылу" балалар театры спектакльләр әзерләде. Бүген премьераны тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр. Спектакльләр өчәү иде, аларны карарга шәһәр балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлангыч сыйныфлар килде.

"Моңлы Тукай теле" спектакле-композициясен 11нче гимназиянең 1А сыйныфы әзерләгән. Рафис Корбанның "Керпе малае дуслар эзли" спектаклен мәдәният сараенда эшләп килүче "Айсылу" балалар театры тәкъдим итте. "Как победить Змея Буяныча со звуком скрипки" спектаклен дә тамаша кылдылар. Спектакльләр кызыклы, мавыктыргыч. Балалар өчен рәхәтләнеп карый торган тамашалар.

"Айсылу" театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова балалар белән тырышып әзерләнгән, аларның килештереп уйнауларында аның роле зур. Нәни артистлардан яңа премьералар, спектакльләр көтеп калабыз.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X