Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар “Чатыр тау” җыенында катнашты

Сарабиккол авылының "Тынгысызлар" төркеме Азнакайда узган төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивалендә катнашып кайткан. Бу хакта төркемгә йөрүче Галия апа Әхмәтова редакциягә шалтыратып әйтте. "9 июльдә безне мәгърур Чатыр тау каршы алды. Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлары, төрле милләт вәкилләре килгән иде. Язучылар, күренекле шәхесләр белән очраштык. Без анда...

Сарабиккол авылының "Тынгысызлар" төркеме Азнакайда узган төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивалендә катнашып кайткан. Бу хакта төркемгә йөрүче Галия апа Әхмәтова редакциягә шалтыратып әйтте.
"9 июльдә безне мәгърур Чатыр тау каршы алды. Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлары, төрле милләт вәкилләре килгән иде. Язучылар, күренекле шәхесләр белән очраштык.
Без анда "Чишмә буенда яшьлек хатирәсе" күренешен күрсәттек.Моңа без репетицияләргә йөреп, әзерлекне күптән башлаган идек. Безнең белән барган бию коллективындагы егет-кызлар "Бормалы су буе" биюен башкарды.
Чыгышларыбызны ошаттылар, мактау сүзләре ишеттек. Ачык һавада, кырда ашаттылар, аш-сулары да тәмле булды. Көчле тәэсир-хисләр белән кайттык. Катнашкан өчен Диплом да тапшырдылар", ди Галия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев