Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскилылар Казаннан диплом алып кайтты

Менә җиденче ел рәттән Казан шәһәрендә Идел яшьләр үзәгендә оештырылучы "Дулкыннар" бәйгесендә булып кайттык, дип хәбәр итте "Айсылу" драма түгәрәге җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова. Ул быел Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Без укучылар белән 4 шигырь алып бардык. Дәрәҗәле жюрилар - Габдулла Кариев исемендәге театр актеры-Фәнис Кәлимуллин, "Яшь...

Менә җиденче ел рәттән Казан шәһәрендә Идел яшьләр үзәгендә оештырылучы "Дулкыннар" бәйгесендә булып кайттык, дип хәбәр итте "Айсылу" драма түгәрәге җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова.


Ул быел Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Без укучылар белән 4 шигырь алып бардык. Дәрәҗәле жюрилар - Габдулла Кариев исемендәге театр актеры-Фәнис Кәлимуллин, "Яшь ТНВ" директоры - Рәмилә Сәхәбетдинова, Культура институтында сәхнә теле укытучысы - Флера Хәмитова, атказанган җырчы - Мингол Галиевлар бәя бирде.
Йөз укучы арасыннан 3 нче дәрәҗә диплом белән Тимәш мәктәбе укучысы Ләйсән Билалова бүләкләнде. Ул гала-концертта катнашу бәхетенә иреште. 11 нче гимназиядән Ильвина Рахматуллина, Кирлегәчтән - Сөембикә Мөхәммәтшина дипломга ия булдылар. Дулкыннар бәйгесенең 10 еллыгы уңаеннан, барлык балаларны да 3 көнлек ялга юллама белән бүләкләделәр.
Төрле мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрделәр. Җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырдылар. Без бу бәйгедән шатланып, күңел күтәренкелеге белән кайттык. Идел йорт директоры Ләйсән Сафинага без зур рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дулкыннар