Заман сулышы

Лениногорскиның артистлары халыкара бәйгедә җиңүче булды

Үсмерләр һәм балалар өчен булган “Роза ветров” халыкара сәнгать бәйгесе 26 нчы марттан 28нче мартка кадәр дәвам итте

Реклама

Бу халыкара бәйге үзешчәннәрне дә, һөнәри артистларны да берләштерде. Лениногорск Мәдәният сараеның  яшь сәнгать осталары да бәйгедә катнашты. Ул Бөгелмә шәһәрендә узды. “Эстрада вокалы” номинациясендә “Барби” төркеме, “Данил һәм Настя” дуэты беренче урынга чыктылар. Җитәкчеләре Илсөяр Федюкевич. Ялгыз башкаручылар арасында, шушы ук җитәкчедә өйрәнүче  Данил Солтанов  иң  оста дип табылды. “Эстрада биюе” номинациясендә, Ольга Малыхина җитәкчелегендәге “Империя” ансамбленең  зурлар төркеме дә, кечкенәләр төркеме дә беренче премиягә лаек булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: