Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның кечкенә йолдызлары Казаннан Гран-при алып кайтты (ФОТОлар)

Казанда өч көн буена барган "Дулкыннар" бәйгесендә 11нче гимназиянең "Энҗе бөртекләре" иҗат коллективы иҗ зур җиңүгә Гран-прига лаек булды.

Балалар Нәкый Исәнбәтнең 120 ел тулуга багышлап, фольклор әсәрләреннән төзелгән күренеш күрсәтте. Мәртәбәле жюри "Энҗе бөртекләре"нең чыгышын югары бәяләде. Балалар шатлыктан елап та алдылар! Хәзер инде алар сәнгатьнең нинди икәнен бик яхшы аңлыйлар!

1А сыйныфы укучысы Гөлназ Галимова 3 урынга лаек булды. Үзе кечкенә булса да, бу зур җиңү!

Үз машиналарында безне алып барып, алып кайтучы Фаиль Хусаинов, Рафис Галимов, Фәнис Набиуллинга рәхмәтебезне белдерәбез.

Зөмәрә Шәрәпова

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев