Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскиның халык театры яңа спектакль күрсәтте (ФОТОлар)

Халыкара театр көнен безнең шәһәрдә  зурлап үткәрелде. Рәшит Шиһап исемендәге халык театры  “Көттереп килгән бәхет” спектаклен күрсәтте.

Шушы бәйрәм көне уңаеннан, театрга җаны-тәне белән бирелгән, режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина  Мәдәният сараена үзенең яраткан тамашачысын җыйды. Бу көнне сәхнәдә артисталырыбыз: Энҗе Мусина (арадан иң өлкәне), Рафис Сөләйманов, Флера Тәхәуова, Ләйлә Фәрзетдинова, Нияз Гәрәев уйнады.
 Дүрт пәрдәлек драма әсәрен Мәдинә апа үзе язган һәм аны сәхнәләштерергә ярдәм иткән  яшьләргә олы рәхмәтен җиткерде.
-    Шулай берсендә  газетта “Кызым үземә килен булып кайтты” дигән гыйбрәтле  мәкаләне укыгач туган иде бу әсәр һәм аны  күңелемдә өч ел  йөрттем, - ди Мәдинә апа Сафиуллина. 
 Шәһәр  тамашачысы бу яңа спектакльне  бик җылы кабул итте, алкышларга, мактау сүзләренә күмде.


Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев