Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногосркиның Үзәк китапханәсендә "Халкыбыз җәүһәрләре» фольклор бәйрәме узды

Чарада 11 нче гимназиянең «Айсылу» балалар театры, җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова, музыка җитәкчесе Фәридә Әхмәтшина, Кирлегәч мәдәният йортының «Ихлас» фольклор ансамбле, китапханә укучылары катнаштылар.

Бәйрәм кунаклары игътибарына «Айсылу» балалар театры Нәкый Исәнбәт иҗаты буенча «Су буе» дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим итте, «Ихлас» фольклор ансамбле «Яфрак бәйрәме»н күрсәтте.

"Тылсымлы куллар» күргәзмәсендә исә китапханәнең актив укучысы Гөлсинә Җиһангированың кул эшләре белән танышырга мөмкин иде.

Шулай ук, чарада катнашучылар өчен «Сәхнә ул могҗиза» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү һәм Россиядә Театр елына багышланган викторина үткәрелде. Викторинада җиңүче шәһәребезнең Мәдәният сараенда куелачак «Көттереп килгән бәхет» спектакленә чакыру билеты алу бәхетенә иреште.

Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

фото: Үзәк китапханә, Зөмәрә Шәрәпова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев