Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мең рәхмәт,әнкәй!

29 ноябрь көнне мәдәният йортында "Мең рәхмәт,әнкәй!" исеме астында Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әниләрне тәбрикләүне балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде, аннан эстафетаны мәктәп балалары алды. Алар әниләренә күңелле булсын өчен, бөтен белгән талантларын күрсәттеләр: матур итеп әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр биеделәр,әниләренә төрле табышмаклар әйтеп,...

29 ноябрь көнне мәдәният йортында "Мең рәхмәт,әнкәй!" исеме астында Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Әниләрне тәбрикләүне балалар бакчасы нәниләре башлап җибәрде, аннан эстафетаны мәктәп балалары алды. Алар әниләренә күңелле булсын өчен, бөтен белгән талантларын күрсәттеләр: матур итеп әниләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, дәртле биюләр биеделәр,әниләренә төрле табышмаклар әйтеп, әниләренең тапкырлыкларын сынадылар.

Авылның үзешчән артистлары да үз чиратында кимен куймады: татар шагыйрьләренең әниләргә багышлап язган шигырьләре, җырлары бер минут та тынып тормады. Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакеленнән 1 пәрдәлек күренеш бу көн өчен бик актуаль килеп чыкты.

"Мунча ташы" театры репертуарыннан бүгенге көндә килен белән кайнана мөнәсәбәтен чагылдырган күренештән көлеп, тамашачының күңеле тагы да күтәрелде. Башка кичәләрдән аермалы буларак, кичәгә бик күп тамашачы килгән иде.

Шулай булмыйча, бүген бит күбесенчә балалар чыгыш ясады, ә һәрбер әти-әнинең дә балаларының талантларын күрәсе килә. Бүгенге кичә бик уңышлы килеп чыкты, алдагы гәҗит битендә мәдәният йортына карата чыккан тәнкыйть сүзләренә җавап итеп: "Урдалыда мәдәният учагы сүнмәгән әле!" дип әйтәсе килә.

Әлфинур Галимова, Урдалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день матери