Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәгариф йортында “Юбилейлар парады” үзешчән сәнгать конкурсы

Күптән түгел мәгариф йортында белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренең "Юбилейлар парады" үзешчән сәнгать конкурсы үтте. Ул Җиңүнең - 70, шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган иде. Максаты - үзешчән сәнгатьне үстерү һәм камилләштерү, яңа талантларны ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү. Конкурста мәгариф системасының 52 учреждениесеннән 350...

Күптән түгел мәгариф йортында белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренең "Юбилейлар парады" үзешчән сәнгать конкурсы үтте.


Ул Җиңүнең - 70, шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган иде. Максаты - үзешчән сәнгатьне үстерү һәм камилләштерү, яңа талантларны ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү.
Конкурста мәгариф системасының 52 учреждениесеннән 350 дән артык кеше катнашты. Алар вокал-соло, вокал-дуэт, вокаль ансамбль, гаилә ансамбле, нәфис сүз һәм композиция номинацияләрендә чыгыш ясады.
Жюри башкаручыларның үзенчәлекләреннән чыгып та кайбер номинацияләр билгеләде. Мәсәлән, "Профсоюз сандугачы" номинациясендә Ивановка мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе Елена Вахитова җиңүче дип табылды. "Профсоюз рупоры"ның җиңүчесе итеп Зеленая Роща мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе Гөлфия Мифтахова аталды. Номинацияләрдә барлыгы 18 башкаручы билгеләп үтелде.
Барлык җиңүче, приз алучы, номинантлар мәгариф идарәсе профсоюз оешмасының диплом һәм кыйммәтле бүләкләр иясе булды.
Әлеге конкурс мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында талантларны, иҗади шәхесләрне ачарга мөмкинлек бирде. "Юбилейлар парады"нда катнашучыларның патриотик хисе, актив тормыш позициясе үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып тора.
Бәйге нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче һәм призлы урыннарны алды:
Вокал-соло номинациясендә I урында мәктәптән тыш эшләр үзәге, II урында Түбән Чыршылы мәктәбе, III урында 4 нче мәктәп;
Вокал-дуэтта беренче урында 12 нче лицей;
Вокаль ансамбле номинациясендә беренче өчлектә - 5 нче һәм 2 нче мәктәпләр, 11 нче гимназия;
Гаилә ансамбле номинациясе җиңүчесе 7 нче мәктәп, икенче урында Шөгер мәктәбе, өченчедә 4 нче балалар бакчасы;
Нәфис сүз осталары 18 нче балалар бакчасында, 4 нче мәктәптә һәм Зеленая Роща мәктәбендә эшли икән;
Композиция номинациясендә призлы урыннарны 20 нче балалар бакчасы, 13 нче мәктәп һәм 22 нче балалар бакчасы бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс