Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Рәмзия Габделхакова: “Заман сулышы” – минем чишмәм башы”

11 нче гимназиянең сәхнәсе бүген аның карамагында. Биредә аның турында сүз бара. Аның җырларга тиң шигырьләре, шигырьләрдәй хиссият тудыручы хикәяләре яңгырый. Сүзем шагыйрә-язучы Рәмзия Габделхакова турында. ....1990 ел. 1 июль. Лениногорск шәһәре һәм районы өчен бу - тарихи көн. Төбәгебездә үз телебездә мөстәкыйль газет чыга башлаган көн. Әмма аның -...

11 нче гимназиянең сәхнәсе бүген аның карамагында. Биредә аның турында сүз бара. Аның җырларга тиң шигырьләре, шигырьләрдәй хиссият тудыручы хикәяләре яңгырый. Сүзем шагыйрә-язучы Рәмзия Габделхакова турында.



....1990 ел. 1 июль. Лениногорск шәһәре һәм районы өчен бу - тарихи көн. Төбәгебездә үз телебездә мөстәкыйль газет чыга башлаган көн.
Әмма аның - "Заман сулышы" ның дөнья күрүе иксез-чиксез авырлыклар белән бәйле. Әгәр шулвакыт ташкын булып халык кузгалмаса, каләм ияләре ярдәмгә килмәсә, газетның беренче санында ук яңгыраган кыңгырау чакыруын ишетеп хәтта нәниләр дә аваз салмаса, белмим-белмим, газет шулай тиз арада популярлык яулый алыр идеме икән?!...
Әле менә Рәмзия Гәбделхакова иҗатының да кинәт кенә күтәрелеп канат яруын да без аның иҗатына гашыйклар гына түгел, ул үзе дә саф татар телендә газета чыга башлау белән бәйли. "Заман сулышы" - минем чишмәм башы", - ди ул. Димәк, аның матбугат битләрендә күренә башлавына да ике дистәдән артык гомер үткән! Ә бүген сәхнә түрендә аның балаларга багышлап язган шигырьләрен шагыйрә апаларының күзенә карап уку бәхетенә ирешкән нарасыйлар өчен инде ул гүя мәңгелек. Әлегә кадәр дә булган, бүген күз алдыбызда булачак.
Әйе, чын каләм иясе иҗат дөньясына мәңгелек булып калыр өчен килергә тиеш. Шулай булганда гына ул шагыйрь, язучы исемен хаклы рәвештә йөртә ала. Бәхәссез, Рәмзия Габделхакова иҗатының киләчәге бар. Аның әсәрен укый башлыйсың икән, соңгы битенә җитмичә, аерыла алмыйсың. Күптән түгел генә дөнья күргән "Тау артында кояш бар" романы белән дә шулай булды. Алай дигәннән, шагыйрәнең "Көзге яшен" исемле шигырьләр җыентыгы чыгу уңаеннан 2005 елда күңелдә туган шаяру катыш язылган эпиграммам искә төште:
...Тик аңламыйм, нигә "Көзге яшен",
Назлаганда укучыңны "Язгы яшен"?!
Иҗатыңның әле бик яшь чагы.
Аҗаганнар уйнатырлык дәртең бары,
Сизелеп тора һәрбер йөрәк җимешеңдә.
Рәхмәт сиңа, и мишәрем,
Хуш ислеләр шигъри тәлгәшләрең.
Горурланыр әле синең белән Чирмешәнең!
Рәмзиянең иҗаты - гүя күпкырлы асыл таш. 11 нче гимназия сәхнәсендә язучының режиссер Зөмәрә Шәрәпова тарафыннан сәхнәләштерелгән "Кәлүшле кыз" әсәре куелуы шуның тагын бер ачык мисалы.
- Язучы Рәмзия Габделхакованың һәр нәшер ителгән әсәре сәхнә өчен менә дигән сюжет, - ди Зөмәрә Ләбип кызы әле киләчәктә дә аның белән бергәләшеп иҗат итәсе килүенә ишарәләп. Насыйп булсын.
Кадерле укучым! Язмам зурга китсә дә, тагын бер шатлыгым белән уртаклашмый булдыра алмыйм.
Халкыбызның яңарыш юлындагы адымнарының никадәр авыр булганын син үзең дә беләсең. "Заман сулышы" беренче саннарыннан ук шул көрәшкә кушылды. Әлеге зур, тәэсирле тамаша барган гимназияне ачуда да газет хезмәткәрләре үз көчләрен куйдылар. Аның шәһәребез төбәгендә мәдәни тормышны әйдәп барасына без ышана идек. Шулай булды да. Гимназиядә эшләп килүче "Айсылу" студиясендә тәрбияләнүче балалар иҗаты белән хәзер инде шәһәрдә генә түгел, күп авыл халкы да таныш. Яшь иҗатчыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә ирүшеләре дә безгә мәгълүм.
Шул юлларны язам һәм кинәт бер нәрсә искә төшә: кулга каләм алуым да очраклы хәл түгел икән: тиздән газет ачылган көн - 1 июль, ләбаса. Туган көнең белән "Заман сулышы". Сулышың һаман саф, иркен булсын. Алдагы көннәрдә дә халкыбызга рухи байлык биреп яшә.
Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз! "Заман сулышы" ның туган көне уңаеннан, газет турында бер гапләшеп алыйк әле. Язмалар мактауга гына кайтып калмыйча, киләчәктә газетны үстерү буенча тәкъдимнәр дә булсын иде. Газетка, яисә аерым мәкаләләргә фикерләр һәм тәнкыйть тә кабул ителә. Сездән хатлар көтәбез. Аларны редакциягә Тукай урамы, 3 нче йорт адресы буенча китереп бирергә, почта аша җибәрергә яисә электрон почта аша юлларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газет