Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шигырь көче күккә мендерә...

Мине әдәбият мәйданына остазларым - Яңа Иштирәк мәктәбенең ана теле укытучысы Зәкия апа Сафина, танылган язучылар - Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Разим Вәлиуллин, Альберт Хәсәнов, Әсрар Гали колагымнан тартып чыгарды. VI сыйныфта укыганда, беренче иҗат җимешләремне ул чакта Мөэмин-Каратай мәктәбе директоры, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче талантлы шагыйрь Мәхмүт Газизов "Ильич...

Мине әдәбият мәйданына остазларым - Яңа Иштирәк мәктәбенең ана теле укытучысы Зәкия апа Сафина, танылган язучылар - Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Разим Вәлиуллин, Альберт Хәсәнов, Әсрар Гали колагымнан тартып чыгарды. VI сыйныфта укыганда, беренче иҗат җимешләремне ул чакта Мөэмин-Каратай мәктәбе директоры, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче талантлы шагыйрь Мәхмүт Газизов "Ильич васыятьләре" газетында бастырды. Мәхмүт абыйның әлеге игелеге миңа шигъри канатлар бирде.

Хәзер кулымда - Урдалы мәктәбенең VI сыйныф укучысы Илназ Зәйнетдиновның шигырьләре. Аларны карап чыкканнан соң, Урдалы малаенда шигъри тоемлау, матурлык-гүзәллекне үз сүзләре белән әйтеп бирергә омтылу сиземләнә, дигән фикергә килдем. Каләмен ташламасын, көн саен шигырьләр язсын! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ярдәмендә язганнарын "Заман сулышы"на җибәрсен, шулай ук республика газетларына: "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй"га юлларга була. Һәр көнне шатлыклы хәбәр көтсен. Ә инде "Шигырьләрегездә кимчелекләр бар, күбрәк башкаларны укыгыз, әйбәтрәк языгыз, хәзергә бастыра алмыйбыз", - дип борчуга сала торган хатлар килсә, минем кебек, шыпырт кына әти-әнигә, кешегә күрсәтмичә еласын, йөрәк ярасы төзәлгәч, тагын язсын, тагын җибәрсен.
Яшермим, Илназның кайбер аерым шигырьләренә ничек язарга кирәклеген аңласын өчен каләм очын да тидереп алдым. Киңәш бер генә: яз, яз, тагын яз! Бүген аның тәүге шигъри тәлгәшләрен "Заман сулышы" газетында тәкъдим итәбез.
Табигатьне саклагыз!
Язлар җитте, җирләр кипте,
Менә май башы җитте.
Җыелышып малайлар да
Ялга - урманга китте.
Бара торгач, матур гына
Иркен алан таптылар.
Бәрәңге пешерәбез дип,
Тиздән учак яктылар.
Бәрәңгене мактый-мактый,
Тәмләп авыз иттеләр.
Учакларын сүндермичә,
Кайттылар да киттеләр.
Күз иярмәс тизлек белән,
Ут йөгерә, ут үрли...
Агачларга ут капканны
Малайлар гына күрми!
Урман, елга буйларыннан
Иркен сулап атлагыз.
Табигать - тиңсез хәзинә,
Табигатьне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь