Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Шәһәрдәшебез Илдус Камаловны Казан сәхнәсе көтә

Шушы көннәрдә редакциягә күпләргә таныш булган шәһәрдәшебез үзешчән җырчы Илдус Камалов килеп керде, шатлыгы  белән уртаклашырга    килгән булып чыкты.

Танылган җырчы Габделфәт һәм аның тормыш иптәше  Рузилә Сафиннар белән бергә төшкән фотосын  сузып, үзе белән булган күңелле вакыйганы да сөйли башлады.
Беркөнне аңа  уйламаганда-көтмәгәндә  таныш булмаган бер ханым   телефонына шалтыратып: “Җырлавыгызны ошаттык, сезне икенче турга көтеп калабыз”, дигән.  Илдус абый бу хәбәрдән бермәлгә аптырап калган. Башта әллә соң бу ят номер ялгышып кына  шалтыратамы  дип тә уйлаган. Юк, нәкъ аны эзләгәннәр һәм Яр Чаллыга “Алтын тавышка- алтын Акчарлак” бәйгесенең чираттагы турына чакырып  шалтыратулары икән бит.
Ул  хатыны Нәзилә апа  белән  Яр Чаллы шәһәренә бара. Илдус абый  үзе кебек  58 җыр-моңга гашыйк кеше белән танышып, рәхәтләнеп аралашып кайткан.
-    Аеруча да  туксан бишенче яше белән баручы  Фатыйма апа Гайнемова әйтеп бетермәслек   тәэсирләр  калдырды. Өлкән яшьтәге бу ханым тальянда өздереп уйнады, матур итеп җырлады да. Бик эчтәлекле һәм күңелле чара булды, - ди ул.
Безнең җырчы да кимен куймаган. “Йөрәгемне яралама” дигән  мәхәббәт турындагы җыры белән кабат  жюри әгъзаларының  күңелен яулаган. Гала-концертка 33 кеше чыга.  Финалга  чыгучылар исемлегендә Камалов  фамилиясе дә бар.  Димәк, гыйнвар аенда Илдус абый  Казан сәхнәсен гөрләтәчәк. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез, җырлары белән шатландырып торсын.

Зилә Мөдәррисова

фото: Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев