Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Туган авылым, Сарабиккол

Биек тау башына мендем дә мин, Туган авылыма карадым. Нинди матур минем авылым дип, Озак басып тордым, уйландым... Чынлап та, туган авылым бик матур урынга урнашкан. Авыл уртасыннан Шушма елгасы ага. Ул минем туган авылның хозурлыгы. Моңа кадәр чит җирләргә чыгып йөрмәсәм дә, туган авылны хөрмәт итәм, аның кешеләрен чын...

Биек тау башына мендем дә мин,

Туган авылыма карадым.
Нинди матур минем авылым дип,
Озак басып тордым, уйландым...
Чынлап та, туган авылым бик матур урынга урнашкан. Авыл уртасыннан Шушма елгасы ага. Ул минем туган авылның хозурлыгы. Моңа кадәр чит җирләргә чыгып йөрмәсәм дә, туган авылны хөрмәт итәм, аның кешеләрен чын күңелдән яратам. Авылда ихтирамга лаек кешеләр яши һәм эшли. Күмәк хуҗалык җитәкчесе - озак еллар буе авылны тоткан, авыл халкы хөрмәт иткән, абруйлы кеше Илдар Могыйнов. Аңа карата авыл халкы җылы мөнәсәбәттә. Ул да, үз чиратында, ихтирамлы, бервакытта да тавыш күтәрмәс, чын күңелдән сөйләшә. Шундый җитәкчеләр булганда авыл озак яшәр, дип уйлыйм.
Авыл һәр көн матурлана, юллар төзекләндерелә. Урта үзәктә генә түгел, һәр урамда да юлларны яңарталар. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Гаделшинага халык рәхмәтле моның өчен.
Авылым, авылдашларым белән исән-сау бергә яшәргә, эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл