Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Turkvizyon-2014” II Халыкара төрки җыр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты. Беренче булып Төркия, икенче Кырым, өченче исә ике көн элек...

Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты.
Беренче булып Төркия, икенче Кырым, өченче исә ике көн элек ярымфинал өлешен ачып җибәргән Казакъстан вәкиле Жанар Дувалова күтәрелде. Дүртенче - Үзбәкстан, бишенче- Иран, алтынчы -Башкортстаннан "Zaman" төркеме, җиденче- Кыргызстан, сигезенче- Төркмәнстан, тугызынчы - Саха (Якутия), унынчы - Болгария, унберенче - Әзербәйҗан, уникенче- Босния һәм Герцоговина, унөченче - Македония, ундүртенче - Мәскәү, ә иң соңыннан Татарстан вәкиле чыгыш ясады.
Җырчылар чыгыш ясап, инде җиңүчеләр билгеле булганнан соң, сәхнәгә Татрстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. "Бу бәйгедә катнашучының һәркайсының җиңүче буласы килгәндер, әмма ул бер генә була. Казакъстан җырчысын шул дәрәҗәле бүләк алуы белән котлыйбыз һәм моңа бик шатбыз. Бүген Төрки дөнья башкаласы эстафетасын Төркмәнстанга тапшырабыз. Киләсе ел аларда да мондый бәйрәм шундый ук матур үтәр дип ышанасы килә" , - диде Президент катнашучыларны котлап.
Чара кысаларында Төркмәнстан мәдәният министры Аннагелди Гараджаевка Төрки дөньяның мәдәни башкаласы символикасы тапшырылды. Концертның төп оештыручысы - "ТМВ TV" (Төркия) телеканалы.
Конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә 100 миллионлы аудиториясе булган "TMB" халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләкләделәр. "Дөресен генә әйткәндә, мин конкурста җиңәрмен дип уйламаган да идем. Бүген төне буе йокламадым. Без бик тырыштык һәм үзебезнең 100 процент көчебезне куйдык. Казанлыларга, татарстанлыларга, татар халкына бик зур рәхмәт! Сезне Казакъстанда көтеп калабыз", - диде "Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы җиңүчесе Жанар Дувалова хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев