Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тыныч йокла, Вәсилә...

Вәсилә Фәттахованың вакытсыз вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Икенче тапкыр әни булу бәхетен ул бары санаулы мизгелләр эчендә генә тоя алды. Кызганыч, табиблар җырчының гомерен саклап кала алмады. 26 гыйнвар көнне 36 яшендә (31.12.1979) Вәсилә Фәттахова газизләрен - тормыш иптәшен, улын һәм яңа туган кызын калдырып, мәңгегә күзләрен йомды. Вәсиләнең...

Вәсилә Фәттахованың вакытсыз вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Икенче тапкыр әни булу бәхетен ул бары санаулы мизгелләр эчендә генә тоя алды. Кызганыч, табиблар җырчының гомерен саклап кала алмады. 26 гыйнвар көнне 36 яшендә (31.12.1979) Вәсилә Фәттахова газизләрен - тормыш иптәшен, улын һәм яңа туган кызын калдырып, мәңгегә күзләрен йомды.

Вәсиләнең арабыздан китүенә күп кеше ышанмый, чөнки җырчының вафат булуы турында моңа кадәр ялган хәбәрләр таралган иде. Ләкин, ни кызганыч, ул инде юк... Татар эстрадасы артистлары да Вәсиләне югалтуны авыр кичерә. Интернет челтәрендә, Инстаграмда - Вәсиләнең фотолары. Барысы да Вәсилә турында эчкерсез фикерләрен җиткерә.

- Вәсиләнең бакыйлыкка күчүен 21 сәгать 50 минутта тормыш иптәше Илгиз хәбәр итте. Бик авыр кичердем, төне буе елап чыктым. Бүген концертыбыз була, ничек чыгыш ясармын, белмим, күзләрем шешенеп бетте. Минем өчен бу бик зур югалту. Без - гаилә дуслары. Әле күптән түгел генә Илгиз белән аралаштык, "барысы да яхшы, сөйләшә башлады", диде. Вәсилә терелеп өйгә кайткач, күрешергә, табигатькә шашлыкка чыгарга хыялландык. Күңел ышанмый, Аллам сакласын! Балалары бик кызганыч, - дип сөйләде җырчы Эльмира Сөләйманова. Аның әйтүенчә, Вәсилә дә, бала да реанимациядә булган. Бала җитлекмичә туган. Фаразлар буенча, табиблар кесарево операциясе вакытында инфекция керткән.

Вәсиләнең якыннарының, туганнарының, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходайдан сабырлык һәм түземлек бирүен телибез... Тыныч йокла, Вәсилә...
Вәсилә Фаттахова белән хушлашу Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк. Ул Уфада җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вәсилә җырчы үлгән