Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Зөлфәт Зиннуровка операция булган...

"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар. - Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер....

"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар.

- Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер. Аларны урнаштырып, өйгә кайкач, эчем авырта башлады, кинәт температурам күтәрелде. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Казанның 12нче хастаханәсендә ятам. Хәлем яхшы. Шунысы ошады: монда эшләүчеләр барысы да матур итеп татар телендә сөйләшә, аларны тыңлавы колагыма рәхәт, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.
Зиннуровларның берьюлы бөтен гаиләләре белән хастаханәгә эләгүләре кызганыч. Зөлфәт үзе шаяртып: "Авыртсак та, бергә авыртабыз бит без!" ди. Без исә Зиннуровларның тизрәк савыгып, исән-сау өйләренә кайтуларын теләп калабыз.
Чыганак:http://intertat.ru/
Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция