Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрен гадәти уку режимына күчерүгә әзерлиләр

Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.

 

«1 сентябрьгә килгәндә исә, без балалар бакчаларын, мәктәпләрне 1 сентябрьдән укучыларны кабул итүгә әзерлибез», — диде Сергей Кравцов «Интерфакс» оештырган онлайн-конференциядә.

Министр әйтүенчә, белем бирү оешмаларына Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә туры киләчәк.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор мәктәпләрдә уку процессын оештыру буенча киңәшләр чыгарды. Мәктәпләргә укучыларның үз сыйныфларыннан читтә элемтәләрен максималь дәрәҗәдә чикләргә, төрле сыйныфлар өчен дәресләр һәм тәнәфесләрнең башлану вакытын төрлечә оештырырга, укытучылар һәм укучылар өчен «керү фильтры» булдырырга тәкъдим ителә.  

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев