Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

11 сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасын кайчан язачак

Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын 15 апрельгә күчерделәр.

«Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу срогын билгеләде. Шул хактагы боерыкка үзгәрешләр кертелде», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә 21 апрель 5 майга, 5 май 19 майга күчерелде.

Йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә көн 12-17 июльгә билгеләнгән. Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев