Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

2022 елда Бердәм дәүләт имтиханнарына чираттагы үзгәрешләр кертелә

Быел имтиханны «пандемиягә кадәрге» гадәти форматта үткәрү планлаштырыла.

Быел Бердәм дәүләт имтиханында чираттагы үзгәрешләр барлыкка киләчәк.

Мәгълүматны анализлау, шулай ук мәсьәләләрне чишү ысулларының комбинациясе күздә тотылган биремнәр күбрәк булачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев «Известия»га биргән интервьюсында сөйләде.

Музаев сүзләренә караганда, узган имтихан тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре нигезендә БДИ ел саен камилләшә бара. Әйтик, быел математика буенча профильле имтиханда бөтен бала да диярлек чишә алган гади биремнәр урынына катлаулырак мәсьәләләр барлыкка киләчәк.

«2020 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар аттестатны ике арадагы аттестацияләү нәтиҗәләре нигезендә алдылар, Бердәм дәүләт имтиханын бары тик югары уку йортына керү өчен генә тапшырдылар. Ә 2021 елда вузга агымдагы елда укырга керергә планлаштырмаган чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уза алды», — дип аңлатты ведомство башлыгы.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев