Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

КОЛЛЕДЖЛАРДА 100 ПРОФЕССИЯ ЮККА ЧЫГАЧАК?

2020нче елның 1нче сентябреннән Россия колледжларында 100гә якын профессия буенча белем бирү туктатылачак. Бу турыда Россиянең Мәгариф министры Ольга Васильева хәбәр итә.

 

Иң беренче чиратта, укыту программасыннан соңгы биш елда укучыларда кызыксыну уятмаган белгечлекләрне бетерәчәкләр. Андый профессияләр рәтендә – радиооператор, тегүче, эмаль савыт-сабалар ясаучы һәм башкалар бар.

Министр фикеренчә, бу белгечлекләрнең кайберләре эчтәлек ягыннан ярлыланган, кайберләренә, билгеле бер сәбәпләр аркасында, бүгенге көндә бөтенләй ихтыяҗ юк. Бу профессияләр урынына замана таләп иткән яңа белгечлекләр киләчәк. Яңа профессияләргә мехатроника һәм мобиль робототехника, аддитив технологияләр, график дизайн кебек белгечлекләр керә.

 

Фото: pixabay.com

yalkyn.com

http://saby-rt.ru/news/novosti/kolledzhlarda-100-professiya-yukka-chygachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X