Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорскидагы 2 нче мәктәп укытучысы олимпиада призерлары тәрбияләгән

Лениногорскиның 2 нче мәктәбендә балаларга музыка серләрен төшендерүче мөгаллим Ирина Чаадаеваның ике укучысы 2020-2021 нче уку елында сәнгать буенча Бөтенросия олимпиадасында призлы урыннар алган.

Яшь сәнгать осталарын  күренекле жюри әгъзалары бәяләгән.  Бәйгенең иң  яхшы башкаручылары  арасына кергән Лениногорск кызлары Динә Исхакова һәм Анна Зютееваны  илнең югары уку йортларының берсенә, бюджет урыннарына укырга керергә чакырганнар.

Мәктәп укучыларының  Бөтенроссия сәнгать олимпиадасы 2011 елда старт алган иде.  Ирина Чаадаева  шул вакытта  ук укучылары белән сәнгать буенча яңа олимпиада игълан ителү  турында уртаклашкан .” Балалар бу хәбәрне шундый дәртләнеп кабул иттеләр, миңа чигенер урын калмады", - дип искә төшерә ул. Беренче омтылыш уңыш алып килгән. Муниципаль этапта җиңү яулап,  Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында призлы урынга лаек булганнар.  Ун ел эчендә  аның 7 укучысы 16 тапкыр төбәк этабында призер булган, ә аларның өчесе Лениногорск районына 5 тапкыр җиңү китерде.

Ә узган уку елында призлы урынга лаек булган укучылары, быел инде  Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы югары уку йортлары студентлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев