Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырачак

Россиядә «Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе старт алды. Татарстанда рус теле буенча БДИны, укучыларның ата-аналары, 26 февральдә тапшырачак.

Акция бу көнне бөтен республика буенча уза.     
Лениногорскида ата-аналар БДИны 7нче мәктәптә тапшырачак.
Әлеге чара быел өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул 2017 елның февралендә узды, ул вакытта аңа Россиянең 50 төбәгеннән 3 меңнән артык ата-ана кушылды. Узган ел акциядә Россиянең барлык субъектлары катнашты.
Акциянең максаты – чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бер-дәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү. Акциядә катнашучылар барлык БДИ процедураларын уза.
Аларга, паспорт күрсәтеп, металл эзләгеч рамкасы аша эш язу аудиториясенә үтәргә рөхсәт итәләр. Алар шулай ук кирәкле бланкларны тутыралар һәм оештыручылар инструктажын тыңлыйлар. Элемтә чараларын алып керү, имтихан материалларын фотога төшерү, белешмәләрдән файдалану, сөйләшү, урыннан тору рөхсәт ителми.
 

материал shahrichalli.ruдан алынды

фото: Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев