Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырдылар (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәрнең 7нче мәктәбендә әти-әниләр рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Бу “Ата-аналар белән бердәм БДИ тапшыру көне”  бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Әлеге акция безнең муниципаль районда өченче ел рәттән үткәрелә. 7 нче мәктәптә 30 ата-ана рус теленнән имтихан тапшырды. Аларның балалары 11нче сыйныфта укыйлар. “Аларга гына борчылырга димәгән бит, үзебез дә язып карыйк әле, авырмы, җиңелме икәнен белергә килдек”, ди әти-әниләр.

Барысы да БДИ вакытында кебек булды. Метал эзләгеч җайланма аша үттеләр, аудиторияләрдә биремнәрнең ксерокопиядән чыгарганны көтеп тордылар. Рус теленнән булган имтиханның беренче өлешен генә эшләделәр.

Биремнәрне эшләп чыккач, кайберәүләр: “Бигрәк авыр икән. Баламның хәлен хәзер аңлыйм”, диючеләр дә булды.
Икенчеләре исә: “Ул безгә генә шулай тоела. Балалар бит һәркөн диярлек темаларны, кагыйдәләрне, биремнәрне өйрәнә, кабатлый. Мәктәп материалы гына монда”, диделәр.


Бу турыда тулырак “Заман сулышы” газетының җомга санында укый аласыз.


Розалия Мостафина тексты һәм фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев