Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Әни, өй эшемне әзерләдеңме?

Кайсы гына әти-әнигә баласына өй эше әзерләшергә туры килмәгән икән. Кайберләре ярдәм итеп кенә калмыйча, тулысынча диярлек бу эшне башкара.

Бүгенге көндә әти-әниләрнең ватсаптагы төркемнәрендә үзара өй эшләрен ничек эшләүләре турында мәзәк итеп сөйлиләр. Әле яңа гына социаль челтәрдә «35 яшемдә дәрес хәзерлисе булганга, төн йокыларым качар дип уйламаган идем» дигән кызык язма күрергә туры килде.

Чыннан да, Россиядә 60%ка якын әти-әни балалары өчен өй эше эшли икән. Бу мәгълүмат «Маil.ru Дети» проекты тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әти-әниләрнең 70%ы балалары белән бергә өй эше эшләүләрен әйткән, 33%ы бала өй эшләрен үзе башкарып чыгарга тиеш дип уйлый, ә 37% әти-әни балаларга ярдәм итү – яхшы практика дип саный. Өй эшләрен балалары урынына башкаручы әти-әниләрнең күпчелеге математика, чит тел, рус теле, рәсем һәм әдәбиятка алына икән.

Ата-аналар балалары өчен иң авыр һәм ярдәм таләп иткән фәннәрнең рейтингын төзегән. Алар фикеренчә, иң авыр фәннәр – математика һәм рус теле икән. Чит тел, уку, табигать белеме һәм алгебра фәннәре дә катлаулылардан санала.

Өй эше баланың гына түгел, ата-ананың да шактый вакытын ала. Мәсәлән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, балалары белән дәрес әзерләү өчен әти-әниләрнең 30%ы – 1 сәгать, 29%ы – 2 сәгать, 22%ы 2 сәгатьтән артык вакыт сарыф итә. Әти-әниләр үзләре мәктәптә укыганда, «үскәч тә өй эше әзерләп утырырбыз» дип һич кенә дә уйламагандыр шул.

Зөһрә ФӘСХИЕВА

Тулырак: http://magarif-uku.ru/eni-ojj-ehshemne-ezerledenme/

pixabay.com/ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев