Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Рафис Борһанов: Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре кирәк

Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре оештырырга кирәк. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

 

«Барлык мәктәпләрдә диярлек стационар шахмат өстәлләре торган рекреацион зоналар күрәм, һәм балаларның күбесе шахмат белән шөгыльләнә. Бу укучыларның фикерләвен яхшы системалаштыра. Бу дәресләр кирәк. Әмма аларны катгый расписание буенча үткәрү-үткәрмәү - мәктәп үзе хәл итә торган мәсьәлә», – диде Рафис Борһанов.

Мәктәптә укыганда мин дә шахмат уйнадым, диде министр. «Миңа дәресләрдән соң уңайлы иде. Мәктәпкә түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә 15.00-16.00 сәгатьләрдә бара идем. Мин көне буе мәктәптә идем. Бер яктан, бу файдалы булды – балалар мәшгуль, күз алдында. Ни дә булса сорарга кирәк булса, укытучылар да янәшәдә», - диде ул.

 «Татар-информ» агентлыгы илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан мәктәпләрендә шахмат дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр иткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/21/191995/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев