Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый

Сергей Кравцов киләсе уку елында мәктәп укучылары өчен укуда үзгәрешләр көтелми дип ышандырды. Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте.

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Киләсе уку елында ниндидер яңа фәннәр һәм программалар көтәргә кирәкми, барысы да гадәттәгечә булачак. Барлык үзгәрешләр алдан хәбәр ителәчәк», – диде мәгариф министры.

Кравцов мәктәп белем бирү системасында җитди үзгәрешләр тарафдары булмавын да әйтте. Алдарак «Татар-информ», 27 июньдә Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен онлайн-режимда чыгарылыш кичәсе уздырачак дип хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта гадәти чаралар covid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә узарга мөмкин.

 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

http://bavly-tat.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев