Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россиядә математиканы һәм рус телен иң кирәкле дәрес дип атаганнар

Рейтинг лидерлары арасында шулай ук тарих, әдәбият һәм физика бар.

Россиялеләр фикеренчә, математика һәм рус теле мәктәп программасының иң кирәкле предметлары булып тора. Бу - Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырунәтиҗәләреннән күренә.

«Элек тә безнең гражданнар иң файдалы мәктәп предметы дип математиканы атыйлар (2009 елда 50 проценттан 2019 елда 72 процентка кадәр үсеш). «Халык» рейтингында икенче урынны рус теле алып тора - 64 процент (2009 елда үсеш 47 проценттан)», - диелә социология үзәге хәбәрендә. Рейтинг лидерлары арасында шулай ук тарих, әдәбият һәм физика бар.

Мәктәптә өйрәнү өчен ил халкы дин гыйлемен (6 процент), музыканы (5 процент) һәм рәсем ясауны (4 процент) файдасыз дип тапкан. Шулай ук кирәкмәгән дәресләр арасында алар тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме һәм технологияне (хезмәт) билгеләп үткәннәр. Әмма сораштырылучыларның 62 проценты мәктәп программасында артык фәнне ачыклый алмаган.

«Соңгы ун елда Россия халкы күз алдында белем бирү программасының әһәмияте барлык мәктәп фәннәре буенча диярлек арткан», – ди социологлар.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев