Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Россиядә югары уку йортларына керүче инвалидлар өчен ташламалар гамәлдән чыкмаячак

Югары уку йортларына керүче ятим балалар һәм хәрби хезмәт узганда имгәнгән инвалидлар өчен каралган ташламалар вакытын гамәлдән чыкмый торган иттеләр.

Шул турыдагы законга Россия Президенты Владимир Путин имза куйган.

Әлеге категория гражданнар өчен Россия вузларына конкурстан тыш керү каралган ташлама агымдагы ел башында бетте. Аның буенча ташламалардан файдаланучыларга гомуми бюджет урыннарының 10 проценты каралган иде. Абитуриент укырга керү өчен һәр фән буенча минималь балл җыярга тиеш иде. Бу турыда хокукый мәгълүматның рәсми порталында хәбәр ителә.

Хәзер ташламаның срогы юк. Моннан тыш, укырга керү сынауларын уңышлы тапшырганда ятимнәрне бакалавриатка һәм специалитетка кабул итү хокукын озайттылар. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев