Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Татарстан депутатлары мәктәп ашханәләре буенча аерым программа кирәк, дип саный

Парламентарийлар 260 мәктәптә балаларны тукландыруны оештыру тәртибе белән танышкан.

. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәп ашханәләре буенча аерым программа кирәк, дигән фикердә.

Парламентарийлар 260 мәктәптә балаларны тукландыруны оештыру тәртибе белән танышкан. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов сүзләренчә, бу республикадагы барлык мәктәпләрнең 18,7 процентын тәшкил итә. Бу хакта ул Биектауда президиум утырышында сөйләде.

«Депутутлар азык-төлек блоклары искерүенә игътибар юнәлтте. Каядыр азык-төлек саклау өчен урын җитми, каядыр ремонт кирәк», — диде Айрат Зарипов.

Ул республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар, ФАПлар төзү буенча президент программалары булуын искәртте. «Мәктәп ашханәләре һәм азык-төлек блоклары инфраструктурасын яхшырту буенча аерым программа булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез», — дип белдерде.

Айрат Зарипов әйтүенчә, тикшерү барышында пешекчеләрнең түбән хезмәт хакы, ашханәләрдә пешекчеләр җитмәү, кухня җиһазлары, җайланмалары таушалу, ашханәдә балаларга бергә утырып ашау өчен урыннар җитмәү кебек проблемалар ачыкланган. «Тулаем алганда, депутатлар укучыларны ашату, рационнарын, ризык сыйфатын яхшырту күзәтелгәнен билгеләп узды», — диде Айрат Зарипов.

Ул авыл мәктәпләрендә ашханәләрдә мәктәп бакчасында үстерелгән продукцияләре кулланылуын да уңай мисал итеп китерде. «Бу рационны төрләндерергә, ашау өчен түләүне киметү мөмкинлеге бирсә дә, мондый продукцияне сертификацияләү мәсьәләсе әле кала бирә», — дип әйтте. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев