Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

ӘТИ-ӘНИЛӘР ИНГЛИЗ ТЕЛЕННӘН МӘҖБҮРИ БДИга КАРШЫ ЧЫККАН

Ата-аналар комитеты инглиз теленнән мәҗбүри БДИ һәм ТДИга каршы чыкан. Алар бу мәсьәлә белән Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткәннәр.

 

Ата-аналар фикеренчә, инглиз теленнән ТДИ һәм БДИ бирү мәҗбүри түгел, ә ирекле булырга тиеш, чөнки күп бала өчен бу кызыклы түгел, һәм, бу имтиханга әзерләнү укучыларның күп вакытын, ә ата-аналарның акчасын алачак, чөнки өстәмә дәресләр репетиторларсыз бу фәннән имтиханга әзерләнү кыен.

Мөрәҗәгать текстында ата-аналар чит телләрнең инде болай да мәҗбүри укытылуына басым ясаганнар, ул мәҗбүри укытылган фәннән мәҗбүри имтихан да бирдерү дөрес түгел, ди алар. Әлеге хатны алар Мәгариф Министры Ольга Васильевага юллаганнар.

Фото: pixabay.com

yalkyn.ru

http://saby-rt.ru/news/novosti/ti-nilr-ingliz-telennn-mbri-bdiga-karshy-chykkan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X