Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья-#МинемГеройМинемГаилә

Бөек Җиңү алып килгән гаиләбез геройлары онытылмасын

Бүген, 22 апрельдән Татарстандагы социаль челтәрләрдә #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобы башланды.

Флешмоб 9 майга кадәр дәвам итә. Быел Бөек Җиңүгә 79 ел тула.

#МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм флешмобында республикабыз халкы Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнарының гаилә тарихлары белән уртаклаша ала. 

2023 елда да мондый флешмоб үткәрелгән иде. Анда Татарстанның 700дән артык кешесе катнашкан булган. Быел, Россия Президенты Владимир Путин гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан игълан иткән Гаилә елында әлеге сан тагы да артачак. 

Шулай ук, районыбызда яшәүчеләрне «Лениногорск яңалыклары» социаль челтәрләрендә узучы онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз. Геройларыбызның батырлыгы, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында #МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм хэштегы белән үзегезнең социаль челтәрләрегездә язып урнаштырыгыз. 

Геройларыбыз турында үз социаль челтәрегездәге аккаунтыгызга урнаштыргач, ВКонтактеда «Лениногорск яңалыклары»на сылтамагызны җибәрегез. Без сезнең Герой турында «Заман сулышы» сайтында һәм "Лениногорск яңалыклары" социаль челтәрләребездә урнаштырачакбыз.

Бөек Җиңү алып килгән гаиләбез геройларын дөньяга танытыйк!

#МойГеройМояСемья- #МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев