Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

“SHIFA” сәүдә челтәре оешуга – 15 ел

"Шифа" сәүдә челтәрендә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Сәүдә хезмәткәрләре көнен зурдан кубып, истә калырлык итеп билгеләп үтте. Бу юлы ул аеруча үзенчәлекле үтте, чөнки быел "Шифа" сәүдә челтәре оешуга 15 ел тулды. Гадәттәгечә, "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексының барлык структур бүлекчәсе коллективлары Шөгер мәйданына җыелды. Быел әлеге бердәм, зур, тату...

"Шифа" сәүдә челтәрендә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Сәүдә хезмәткәрләре көнен зурдан кубып, истә калырлык итеп билгеләп үтте.
Бу юлы ул аеруча үзенчәлекле үтте, чөнки быел "Шифа" сәүдә челтәре оешуга 15 ел тулды. Гадәттәгечә, "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексының барлык структур бүлекчәсе коллективлары Шөгер мәйданына җыелды. Быел әлеге бердәм, зур, тату гаиләгә Бөгелмә, Баулы шәһәрләрендә ачылган гипермаркет хезмәткәрләре дә кушылды.
Авыл Сабантуе уза торган табигатьнең искиткеч гүзәл почмагы тормыштан тәм табучы, күтәренке кәефле 200 кунакны бик теләп каршы алды. Хәтта табигать тә бу көнне алар турында кайгыртты: иртәнге якта болытлап торган көн бик тиз ачылып китеп, кояшы белән сөендерде.
Бәйрәм чарасының тантаналы өлешен "Шифа" сәүдә челтәре директоры Римма Җәббарова ачып җибәрде. Ул хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, предприятиенең 15 еллык тарихы җиңел генә язылмавын, әмма уңышлы булуын билгеләп үтте. Әлеге вакыт эчендә район һәм шәһәрдә 24 кибет ачылган. Икътисади кризис һәм көчле конкуренция булуга карамастан, алар үзләренең ныклы позицияләрен саклап калуга ирешкән. Тотрыклылык һәм тагын бер тапкыр тотрыклылык. Нәкъ менә шул корпорацияне характерлаучы сыйфат булып тора да. "Географияне киңәйтеп, якын киләчәктә үзебезнең сәүдә нокталарын Әлмәт, Нурлат һәм Зәй шәһәрләрендә дә ачарга уйлыйбыз", диде. Ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, алга таба баруларын әйтеп, планнары белән уртаклашты.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунак - "Шифа" сәүдә челтәрен гамәлгә куючы, шәһәр Советы депутаты Сирин Бәдретдинов та катнашты. Римма Җәвит кызы Сирин Рәшидовичка лениногорскилыларның яраткан сәүдә челтәренә нигез салуы, аның тормышы белән даими кызыксынып торганы өчен олы рәхмәтен белдерде. Һәм "Шифа"ның техник директоры Фәрит Мортазин белән берлектә, республика Хөкүмәтенең Мактау грамотасы, ә күпсанлы хезмәт коллективы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк - фирмалы сәгать тапшырды.
Сирин Бәдретдинов сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады, үзләренә, гаиләләренә сәламәтлек, уңыш теләде.
Күптармаклы предприятие хезмәткәрләрен тәбрикләү иң күңелле мизгел булгандыр. Һәрбер кибетнең иң-иңнәрен бер ай дәвамында таләпчән комиссия сайлаган. Махсус эшләнгән төгәл критерийлар буенча алар 70 кешене билгеләгән. Һөнәри осталык, намуслылык өчен алар Мактау грамоталары һәм акчалата сертификат иясе булды. Шундый ук бүләкләнүләр белән беррәттән, аерым рәхмәт сүзләренә кайбер кибет мөдирләре дә лаек дип табылган. "Шифа-8" гипермаркеты (Чайковский урамы) мөдире Гөлчәчәк Сафина үзен җитештерү процессын оста итеп оештыручы һәм теләсә нинди шартларда кибеткә йөрүчеләрнең санын югары дәрәҗәдә саклап калучы дип таныткан. Вахитов урамындагы яңа фрешмаркет мөдире Ольга Менке һәм Бөгелмә супермаркеты мөдире Светлана Фадеева быел гына өлкән сатучыдан җитәкче вазифасына күчерелгән булуларына карамастан, барлык өметләрне аклап кына калмыйча, осталыкларын көтелгәннән дә артык эшкә "җиккәннәр". «Молодцы», диюдән башка сүз юк. Шулай ук 6 кеше шәһәр җитәкчелегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шуны да әйтергә кирәк: "Шифа" сүзе күп мәгънәгә ия. Ул үз эченә сәүдә генә түгел, икмәк һәм камыр, кондитер эшләнмәләре җитештерүне (анда 100 кеше эшли), шулай ук сервис хезмәте күрсәтүне (автотукталыш, машина юу - 40 кеше) дә ала. Кыскасы, халык мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эшләүче әлеге берләшмәдә 640 кеше хезмәт куя.
Чараның икенче өлешендә һәркемгә үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек тудырылган иде. Аларның кайберләренә соклану гына түгел, гаҗәпләндек тә. Һәрбер коллектив үз куллары белән пешергән, ясаган сый-нигъмәтләре белән табын корды. Аларның осталыкларына теләсә нинди ресторан хезмәткәренең исе китәр. Баулыдан килгән хезмәттәшләр һәркемне сокландырып, үз мәйданчыкларында ашарга яраклы бүләкләр тәкъдим итте. Мәсәлән, кабактан гаҗәеп матур итеп ясалган кәрҗингә бакча нигъмәтләрен тутырганнар.
Шашлыксыз, күмер самавырында кайнаган чәйдән башка бәйрәм тулы буламени?! Табын артында һәркем сыйланып, күршесен кыстап, рецептлар белән бүлешеп, дустанә аралашып, вакытны бик күңелле, истә калырлык уздырды. Бәйрәм мохитен Бөгелмәнең танылган алып баручысы Влад Борисов, җырчылар - Илдар һәм Гүзәл, саксофон моңы тулыландырды. Хәер, алар үзләре дә ялындырып тормады, көндәлек мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп күңел ачты, татарча, русча җыр башкарды, такмак әйтеште, спорт уеннарында көч сынашты.
"Шифа" - безнең йортыбыз" дигән иҗади бәйге дә һәркем күңеленә хуш килгәндер. 9 команда үзләренең визит карточкасын һәм өй эшен тәкъдим итте. Аларның чыгышын таләпчән жюри әгъзалары - һәркемгә таныш Зөлфия Кандаурова, Ольга Шумакова, Наталья Каргина, Андрей Никофоров һәм башкалар бәяләде. Кемгәдер өстенлек бирергә җиңел булмагандыр аларга. Чөнки командаларның һәрберсе яхшы әзерлекле, юмор сөючән, югалып кала торганнардан түгел иде. Шулай да урыннар билгеләргә кирәк бит. Озак кына уйлашканнан соң, Лениногорск фрешмаркетының "Фрешки" һәм Баулы гипермаркетының "Бавлинские матрешки" командалары җиңүче дип табылды. Әлеге конкурста катнашучы беркем дә бүләксез һәм җантарлар алкышыннан башка калмады.
Бәйрәм бер сулышта узды. Ул анда катнашучыларга онытылмас мизгелләр, эш дәрте, энергия бүләк итте. "Шифа" сәүдә-җитештерү комплексының бердәм, тату, югары һөнәри коллектив булуы тагын бер кат расланды. Авырлыкларга карамастан, алар гел алга баручы булып кала бирә. Һич шикләнүләрсез аны бүген сәүдә итү һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә Лениногорскиның визит карточкасы дип әйтергә нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шифа