Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Үткәне – горурланырлык, киләчәге – ышанычлы

Мәдәният сараенда "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җәмгыяте «алтын» юбилеен билгеләп үтте. 50 ел эчендә идарәнең уңышлары да җитәрлек, эшчәнлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Юбилей кичәсенә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, "Татинтек" җәмгыяте директоры Рөстәм Әхмәтҗанов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җитәкчесе һәм хезмәтчәннәре, шулай ук идарәнең аксакаллары - ветераннары...

Мәдәният сараенда "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җәмгыяте «алтын» юбилеен билгеләп үтте. 50 ел эчендә идарәнең уңышлары да җитәрлек, эшчәнлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел.


Юбилей кичәсенә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, "Татинтек" җәмгыяте директоры Рөстәм Әхмәтҗанов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җитәкчесе һәм хезмәтчәннәре, шулай ук идарәнең аксакаллары - ветераннары килгән иде.

Ветераннарны бәйрәм башланганчы, идарә җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты нефть объектларына экскурсиягә алып чыкты. Аксакаллар монда автоматлаштыру чарасын кулланып алып барылучы монтаж-көйләү эшләре белән танышты, яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар белән эшләү үзенчәлеген күзәтте.
Предприятие тарихына күз салсак, ул 1962 елның 30 маенда нефть чыгаруның күләмен арттыру, "кара алтын" табучыларның хезмәт шартларын тамырдан үзгәртү, нефть объектларын һәм технологик шартларны телемеханизацияләү, автоматлаштыру нигезендә промысел җиһазларының өзлексез эшләвен һәм сыйфатын арттыру максатыннан оеша. Бүгенге көндә "ТМНУ" ачык акционерлык җәмгыяте - Татарстанның көньяк-көнчыгышында һәм шулай ук көнбатыш Себер регионнарында IТ-технологияләр өлкәсендә гаять танылган Россиянең иң эре оешмаларының берсе "Татинтек" компаниясенең структур бүлендек предприятиесе. Еллар буенча тупланган тәҗрибә Рөстәм Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге "Татинтек" ҖЧҖгә кушылу белән бермә-бер арта. Бу, үз чиратында, предприятие эшчәнлеген җәелдерү һәм үстерү, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә инновацион һәм комплекслы юл табу - эшчәнлек сыйфатын камилләштерү мөмкинлеге бирә.
Хәзерге вакытта "Татар монтаж-көйләү идарәсе" җәмгыяте монтажлау, көйләү, җылылык энергиясе, электротехник җиһазларга метрологик һәм сервис хезмәте күрсәтү, автоматлаштыру, ягулык-энергетик комплексы предприятиеләрендә һәм нефть чыгару объектларында янгыннан саклау сигнализациясе белән тәэмин итү, аларга ремонт эшләре үткәрү белән шөгыльләнә.
Илле еллык тарихы булган предприятие башында тәҗрибәле, оста җитәкчеләр торган. Болар - Сергей Ивченко, Әхтәм Шәйхуллин, Азат Миңнегулов, Тәлгать Миңнебаев, Владимир Демидов, Тәбрис Хәмидуллин, Абдулла Мөхәммәдшин, Александр Колесников. Әмма шулар арасыннан Тәлгать Миңнебаевны аерым телгә алып үтү кирәктер. Чөнки нәкъ менә ул идарә иткән елларда (ул 30 ел "Татар монтаж-көйләү идарәсе" һәм "Средневолжскнефтеавтоматика" трестын җитәкли) предприятие зур уңышларга ирешә.
"Таар монтаж-көйләү идарәсе"нең Лениногорск, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама һәм күптән түгел Карабаш эшчеләр поселогында ачылган участок җитәкчеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булуы да уңышка юл ача. Күпьеллык тәҗрибә, эшнең остасы булу, һөнәрилек, югары эффектлы технологияләр, хезмәтне оештыруда алдынгы методлар куллану, заманча техник база идарә эшчеләренә катлаулы сорауларны һәм мәсьәләләрне оптималь хәл итәргә һәм газчылар, нефтьчеләр белән ышанычлы партнерлык җепләре булдырырга ярдәм итә.
2009 елда предприятие СРО РНП "ТР Төзүчеләр берләшмәсе"нә кертелеп, аеруча куркыныч һәм техник яктан катлаулы төзелеш объектларында эшләргә рөхсәт язуы алган. Бу аңа Россиянең теләсә кайсы почмагында эшләү мөмкинлеге бирә.
Бүгенгесе көндә Россия һәм Татарстанның нефть химиясе тармакларын, оешмалары эшчәнлеген югары технологияләр белән тәэмин итү өчен объектларны автоматлаштыру буенча комплекслы эшләр алып барыла. Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүген предприятие замана белән бергә атлый, идарә өчен әлегә яңа булган нефть химиясе юнәлешендә беренче адымнарын ясый, әлеге перспективалы тармакны үзләштерә. Уңышлары да сөенерлек. Мисалга, предприятие коллективы үз алдына куелган "Түбән Кама тоташ металл кордлы шиннар заводы" объектларын автоматлаштыру бурычын билгеләнгән вакытка сыйфатлы итеп, намус белән башкарып чыкканнар.
Коллективка килгәндә, идарәдә эшләүчеләрнең барысы да үз эшенең остасы, һөнәри яктан белемле, шактый тәҗрибәле белгечләр. Үз эшләрен яратып башкаралар. Хезмәткәрләргә эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Коллектив килешүе буенча җитәкчелек үз ветераннарына да һәрчак ярдәм итеп тора. Узган ел "Татинтек" составына кереп, "Татнефть"нең социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия булган. Шуның нәтиҗәсендә, предприятиенең 2 хезмәткәре фатир алу бәхетенә ирешкән. "Татар монтаж-көйләү идарәсе"ндә эшләүчеләрнең балалары өчен җәйге ял оештыру да хезмәткәрләргә эшләргә стимул бирә.
...Идарәнең төп заказчылары булып, "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе кала. Бәйрәмдә предприятие директоры Сергей Фролов "Татнефть" Компаниясе генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка һәм "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтовка хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Әлеге җылы теләкләргә "Татинтек" җәмгыяте директоры Рөстәм Әхмәтҗанов та кушылып, Карабаш эшчеләр поселогындагы производство мәйданчыгының аларның теләктәшлеге һәм ярдәме белән ясалуын әйтте.
Республиканың нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән юбиляр коллективка шәһәр мэры да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Идарә казанышларына зур өлеш керткән 140 белгечкә бүләк тапшырылды. Гомумән, ярты гасырлык тарихы булган "Татар монтаж-көйләү идарәсе" адресына мактау сүзләре күп әйтелде бу көнне. Әйтмәслек тә түгел бит: предприятиенең үткәне горурланырлык, киләчәге ышанычлы һәм перспективалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей