Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Куакта мунчаны саклап калганнар

Шушы көннәрдә генә янгын сүндерүчеләргә тагын бер чакыру буенча районга чыгарга туры килде.

Көндезге сәгать дүрт туларга егерме минутта 66 нчы янгынга каршы хезмәт бүлегенә Иске Куак авылында мунча януы турында хәбәр итәләр.  Авылның Заварыкин урамында профнастил белән тышланган агач мунчаның эчке ягына ут капкан була. Мунчаның хуҗасы һәм күршеләренең бу гадәттән тыш очракта югалып калмаулары, янгын сүндерүчеләрннең тиз арада килеп җитүе, утның  мунчаның тышкы ягына чыгуыннан һәм башка корылмаларга күчүеннән коткарып кала. Нәтиҗәдә тугыз квадрат метрлы мунча стеналары өлешчә янып бетә.

Мунча хуҗасы  1958 нче елгы ханым әйтүенчә, янгын 50 мең сумлык зыян сала.

Корылманың ни сәбәпле янып китүен әлегә төгәл әйтеп булмый, әмма янгынга каршы хезмәт бүлегендә, ут кабуның сәбәбе мунча мичен якканда янгынга каршы кагыйдәләрнең үтәлмәве дип фаразлыйлар.

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев