27 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
РӘСМИ БҮЛЕК

27 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган

5-11 ноябрьдә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 очрагы теркәлгән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе шул хакта хәбәр итә. Бу очракларның иң күбесе (8 очрак) Чаллыда теркәлгән. ВИЧ-инфекциялеләр Казанда 7 кеше, Әлмәт, Әгерҗе, Аксубай һәм Актаныш районнарында - 2 шәр очрак, Азнакай, Зәй, Түбән Кама,...

5-11 ноябрьдә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 очрагы теркәлгән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе шул хакта хәбәр итә.

Бу очракларның иң күбесе (8 очрак) Чаллыда теркәлгән. ВИЧ-инфекциялеләр Казанда 7 кеше, Әлмәт, Әгерҗе, Аксубай һәм Актаныш районнарында - 2 шәр очрак, Азнакай, Зәй, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарында - берәр очрак.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/16/115571/


ВИЧ

Нет комментариев