Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

40 мең татарстанлы өчен пенсиягә чыгу кичектереләчәк

2020 елда пенсия реформасы нәтиҗәсендә 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак. Бу хакта Андрей Кузьминга «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы өчен биргән интервьюсында РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

 

«Ел саен без тотрыклы рәвештә пенсиягә якынча 60 мең кеше җибәрдек. 2019 елда пенсиягә 27 мең кеше чыкмады, 32 меңнән артык кеше пенсия ала башлады. Быел вазгыять катлаулырак булачак — 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмаячак, 20 мең кеше пенсия алачак», — диде Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, мондый вазгыять 2028 елда тәмамланачак күчеш чоры белән бәйле. Татарстанда Пенсия фонды органнарында барлыгы 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев