Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Айрат Фәррахов: Хөкүмәткә зур профессионаллар килде, барысын да диярлек шәхсән беләм

Хөкүмәткә профессиональ һәм әзерлекле кешеләр килде. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» проектына кунак булып килгәч әйтте.

 

«Вакыт күрсәтер, әмма бик профессиональ кешеләр килде. Шул исәптән Татарстаннан да. Бу Марат Хөснуллин (Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары), һәм Хөкүмәт Аппаратындагы хезмәттәшебез Эльмир Таһиров (РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары, Казанда туып-үскән) — алар бик әзерлекле кешеләр. Хөкүмәтнең барлык әгъзаларын шәхсән беләм, бу бик яхшы әзерләнгән, үз өстенә җаваплылык алырга һәм барлык үзгәрешләрдән алда барырга әзер булган профессиональ кешеләр», — диде Айрат Фәррахов.

Парламентарий белдергәнчә, Хөкүмәттә җитди үзгәрешләр аның өчен күңелле көтелмәгән хәл булган. Элеккеге состав инерция буенча эшләде, дип саный Фәррахов.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-01-2020/ayrat-f-rrahov-h-k-m-tk-zur-professionallar-kilde-barysyn-da-diyarlek-sh-hs-n-bel-m-5718542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев