Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Айрат Фәррахов: Миңнеханов – халык ихтыяҗларын сизгер тоючы җитәкче

Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче, уңышлы, талантлы җитәкче. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта Татарстаннан РФ Дәүләт Думасына депутат Айрат Фәррахов сөйләде.

 

“Рөстәм Миңнеханов халык ихтыяҗларын сизгер тоя, ул беркайчан үзен бүтәннәрдән аерып карамады”,–ди РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Айрат Фәррахов фикеренчә, Миңнехановның 10 ел Президент булуы дәверендә республика Россиянең инвестицияләр иң зур үсеш алган һәм иң инновацион төбәге исемен саклый алды. Ә бу икътисадны алга этәрергә мөмкинлек бирүче фактор.

“Бу эш урыннары, кешеләрнең иминлеге, югарырак хезмәт хаклары һәм республикадагы 50 дән артык проектны тормышка ашыру,–дип билгеләп үтте депутат. –Тагын бер мөһим момент – милли толерантлык. Ягъни республика территориясендәге барлык дини конфессияләрне, телләрне үстерү, аларга ярдәм итү.”

Татарстанда башка федераль җитәкчеләр үрнәк алырлык эшләр бик күп. Күп  фатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзү проектларын Фәррахов моңа мисал итеп китерде.

 

http://alki-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев