Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

«Бердәм Россия» Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны дәвам итә

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар ихтыяҗ тудырып, авыл территорияләрен үстерү драйверы булдылар.

 

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова Татарстанның Балык Бистәсе районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркемнең күчмә утырышында хәбәр итте.

Утырышта катнашучылар «мәгариф», «мәдәният» һәм «торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган объектларга бардылар. Беренче объект Котлы Бөкәш авылы мәктәбе булды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мәктәптә информатика һәм технология кабинетлары яңартылган. Шулай ук яңа компьютерлар һәм квадрокоптер алынган. Эшче төркем мәктәптәге дүрт яңартылган кабинетны, шулай ук мәктәп музеен карады.

- Балык Бистәсе районындагы илкүләм проектларның үсеш драйверы әйләнде, бу инде эшләнгән эшләр өлешендә генә түгел, ә киләчәктә дә эшләүдә яңа этәргеч. Шуңа күрә, монда илкүләм проект кысаларында барлыкка килгән кабинетлар турында сөйләгәндә, мондый җиһазлар мәктәпләр һәм башка торак пунктларда кирәкле эш нормасына әйләнергә тиеш, - дип билгеләп үтте Ларионова.

Моннан тыш, комиссия Юлсубино авылында мәдәният йортындагы капиталь ремонтлау барышын да тикшерде. Мәдәният йортын «Мәдәният» милли проекты кысаларында ремонтлыйлар.

«Мәдәният» проекты турында сөйләсәк, әлбәттә, һәр авыл җирлегендә мәдәният йортын төзи алмыйбыз, әмма авыллардагы мәдәният йорты бүгенге көндә оператив һәм сыйфатлы ремонтлануын күрәбез. Бу илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җаваплы мөнәсәбәт күрсәткече. Авылларда мәдәният йортларының гаилә институтына ярдәм итү җаваплылыгын үз өстенә алуын да билгеләп үтмичә булмый, бу да бик яхшы», - дип ассызыклады Ларионова.

«Бердәм Россия» нең эшче төркеме шулай ук Балык Бистәсенең Ленин исемендәге үзәк мәйданының реконструкцияләнүен тикшерде, анда Бөек Ватан сугышы геройларына һәм әфганчыларга мемориаллар барлыкка килергә тиеш. Мәйданны реконструкцияләү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында бара.

- Биредә барлыкка киләчәк парк Балык Бистәсе районында гамәлгә ашырыла торган өч илкүләм проектның кешеләр өчен үз әһәмиятен һәм кирәклеген раслый,-дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.

Эшче төркем илкүләм проектлар буенча объектларга даими рәвештә барып, аларны гамәлгә ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар үткәрә. Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча эшче төркем эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә югары бәя алды. «Бердәм Россия» партиясе Генераль Советы РФ барлык төбәкләрен республика бердәмроссиялеләренең уникаль эшләнмәләреннән файдаланырга чакырды.

 

Источник фото: ТАТАР-⁠ИНФОРМ

Автор фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев