Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Быелдан Татарстан мәктәпләре белем бирүнең яңа стандартлары буенча камилләштереләчәк

8-23 август көннәрендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре уза. Шуларның берсендә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов педагоглар белән белем бирү буенча яңа дәүләт стандартларын кертүгә бәйле рәвештә укыту эчтәлеген һәм технологияләрне яңарту турында сөйләште. «2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән. Ул...

8-23 август көннәрендә мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәләре уза. Шуларның берсендә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов педагоглар белән белем бирү буенча яңа дәүләт стандартларын кертүгә бәйле рәвештә укыту эчтәлеген һәм технологияләрне яңарту турында сөйләште.

«2016-2020 елларга мәгарифне үстерү федераль максатчан программасы сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән. Ул - электрон, дистанцион һәм инвалидларга укырга мөмкинлек бирүче инклюзив белем бирүне үстерүнең яңа юнәлеше. Балалар бакчалары төзелешенә, авыл мәктәпләренең спорт залларын төзекләндерүгә ярдәм итә торган, мәгариф учреждениеләренә грантлар бирүгә юнәлдерелгән федераль программалар гамәлгә ашырыла. Әйтик, быел республиканың өч мәктәбе берәр миллион сумлык грантка ия булды, шул исәптән Казанның 122 нче мәктәбе дә, ди Илдар Гыйльметдинов. Бүген республикада укытучыларның иҗади потенциалын ачу өчен бөтен шартлар тудырыла, педагогларга үсү өчен зур стимул булдырыла.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев