Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ил гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына килергә җыена.

 Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 12 мартта үткәргән сораштырудан күренгәнчә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәген төгәл әйткән, тагын 24 проценты: „Мөгаен, килербез“, — дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер», — диде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләүдә җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

  • Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев