Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Ел башыннан Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге төзелә торган 2500дән артык объектны тикшергән

2020 елның тугыз аенда Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең республика хезмәте проект документларына туры килү-килмәүгә 2 мең 685 тикшерү үткәрде.

Хәзер ведомство күзәтүе астында 1108 объект исәпләнә. 1075 күрсәтмә чыгарылган, 1111 беркетмә төзелгән. Бу хакта ТРның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хәбәр итә.

Узган чорда күзәтчелек органы проект документларының (ЗОС) туры килүе турында барлыгы 250 бәяләмә биргән. Алар арасында — 24 мәгариф объекты, 3 сәламәтлек саклау объекты, 16 спорт комплексы, 82 күпфатирлы йорт, 19 юл һәм күпер кичүе, 103 башка объектлар.

Шуның белән бергә ведомство инспекциясе социаль ипотека республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән 10 йортка проект документларының туры килүе турында бәяләмә биргән.

Сүз Казанның «Салават Күпере» торак комплексында өч йорт, Түбән Камада 10 катлы өч йорт, Алабугада 81 фатирлы йорт, Нурлатта 27 фатирлы йорт, Арчада 18 фатирлы йорт, Әлмәттә ике йорт турында бара.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге тагын дүрт социаль ипотека йортын тикшерә башлады.

Фото: ТРның Дәүләт төзелешинспекциясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев