Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Гыйльметдинов: Конституциягә төзәтмәләр - ул традицияләрне, мәдәниятне, телне саклау

Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең һәр пункты гражданнарның социаль хокукларын яклауга, дәүләт идарәсен камилләштерүгә кагыла. Бүген тавыш бирүдә катнашкан Россия Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйльметдинов шундый фикер белдерде.

 

«Төзәтмәләр минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмый дигән позицияне беркетә — бу бик мөһим норма. Алар  күпмилләтле халыкларның традицияләрен, мәдәниятен, шул исәптән телне яклауны һәм саклауны гарантияли», — диде Гыйльметдинов.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, Конституциянең барлык нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен тиешле федераль закон һәм башка норматив актлар кабул итәргә кирәк булачак. «Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, без Конституциянең яңа нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән 50 тирәсе федераль законны карарга әзер булачакбыз. Бу — декларатив нормалар гына түгел», — дип искәртте депутат.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/gyylmetdinov-konstitutsiyag-t-z-tm-l-r-traditsiyal-rne-m-d-niyatne-m-telne-saklau-5753520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев