Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү турында закон имзаланды

Россия Президенты Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

 

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, референдумнарга, шулай ук башка очракларга сайлауларны оештыруга кагылышлы үзгәрешләр «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» законга кертелә.

Әлеге яңалык кертелгәч, дистанцион форматта тавыш бирүне уздыру турындагы карарны «Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе мөстәкыйль рәвештә кабул итү» күздә тотыла.

Моннан тыш, сайлаучыларның имзаларын дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә җыю мөмкинлеге булачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев