Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр Covid-19 пандемиясе аркасында искермәвен әйттеләр

Кремльдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлегенә йогынты ясамады дип саныйлар. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаренә сылтама белән РИА Новости яза.

 

Дмитрий Песков тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең пандемия вакытында искерә алмавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, яңа тәкъдимнәр даими рәвештә барлыкка килә, бу - тормыш агымының һәм җәмгыять үсешенең нормаль процессы.

«Җәмгыять - ул катып калган структура түгел, җәмгыять - ул тере организм», - дип саный Песков.

Исегезгә төшерәбез, илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерде.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев