Заман сулышы

Лениногорскилы Илья Мишинны бүләкләделәр

Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов традицион атналык планеркада "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Лениногорск территориаль бүлеге рәисе Илья Мишинны бүләкләде.

 

Илья Иванович «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: