Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Марат Әхмәтов: Рөстәм Миңнехановның 10 ел җитәкчелек итүен масштаблы иҗат еллары дип әйтергә була

Соңгы ун ел - Татарстан өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле иҗат итү һәм үсеш еллары булды. Республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисадый күрсәткечләр үсә.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

«Бу - хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге, чөнки команда сакланып калды һәм акрынлап яңара бара. Бу масштаблы иҗат еллары булды", - дип әйтте Әхмәтов.

Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга диярлек арткан. 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд. сумга якын бәяләсәләр, 2020 елга планнарда 270 млрд.сум тәшкил итәчәк. "Икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. Без 2010 елда старт алган һәм хәзерге күрсәткечләр узган 10 ел үсеш чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев