Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Миңнеханов: Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру демографик чокыр нәтиҗәләрен бетерә

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен быел Татарстанга якынча 26 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу демографик чокыр проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

 

«Кызганыч, быел без демография чокырына барабыз һәм халык үсеше булмаячак. 6-7 елга якын без халыкның яхшы үсешенә ирештек һәм округта без демография сыйфаты буенча беренче», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиянең стратегик үсешенең 12 юнәлешен билгеләде, алар зур акчалар таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Без гамәлгә ашыра торган программа федераль бюджеттан һәм Федерация субъектлары бюджетларыннан зур чыгымнар таләп итә. Кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга барган бар нәрсә дә хөрмәткә лаек. Президент [Владимир Путин] мондый бурычны үз өстенә алды һәм хәзер ул контрольдә», — дип искәртте Миңнеханов.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 26 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 19 млрд сумы — федераль бюджеттан, калганнары — республика бюджетыннан. Гомумән алганда, Татарстанда барлык юнәлешләр буенча 49га якын проект бар.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру - тулаем Россия өчен мөһим бурыч, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Мәктәпләр, хастаханәләр, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм цифрлы технологияләр, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар, тормыш сыйфаты һәм гомер озынлыгы — юнәлешләр күп. Ә Татарстанга килгәндә, торак планы үтәлгән, калганын да үтәрбез, сезгә безнең өчен оят булмаячак», - дип нәтиҗә ясады Татарстан башлыгы.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ел йомгакларына һәм якындагы елларга Татарстан Республикасы хакимияте органнары бурычларына багышланган зур матбугат конференциясе узды. Очрашуга әйдәп баручы федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/official/24-12-2019/mi-nehanov-ilk-l-m-proektlarny-gam-lg-ashyru-demografik-chokyr-n-ti-l-ren-beter-5712978

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X